Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы, тыл хезмәтчәне Асия Гыймазованы 98 яшьлеге белән котладылар.
Волонтерлар әбине котлап бәйрәм программасы оештырдылар. Аның хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр яңыгарды, кунаклар игелек, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.
Асия Гыймазова Чүпрәле районында Иске Чокалы авылында туа. Сугыш елларында торф чыгаруда эшли. Сугыштан соң Ивановода эшли һәм яши, шунда ук кияүгә чыга. Лениногорскка энесе янына күчеп килә. Күп еллар «ТатАИСнефть» ҖЧҖндә телефончы булып эшли, аннан пенсиягә китә. Асия Шәйхлислам кызының өч баласы, 6 оныгы һәм оныкчыгы бар.