Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Муниципаль комиссия әгъзалары һәм чакырылганнар Лениногорск эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Айдар Хаҗиевның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан күрелә торган чаралар турындагы доклады белән таныштылар.

Мәктәп автобусларын эксплуатацияләүдә куркынычсызлыкны тәэмин итү,балалар арасында юл травматизмын кисәтү буенча чаралар турында мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз Санатуллин сөйләде.

Лениногорск шәһәре территориясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чараларның үтәлеше турында Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков сөйләде.

Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында» 2014 елның 6 декабрендәге 1115 номерлы Указы һәм «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен азайту, аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча өстәмә чаралар турында» ТР МК 1250 номерлы карарын үтәү турында Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Марат Якупов таныштырды.

Шулай ук гражданнарның юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре каралды, шуларның иң әһәмиятлесе – Белинский - Чайковский-Дала урамнарының боҗра хәрәкәтендә хәрәкәт итү схемасына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе булды. Юлның әлеге участогында юл-транспорт һәлакәтләре күп булу сәбәпле, якын арада Чайковский урамы буенча хәрәкәт схемасын үзгәртү турында карар кабул ителде.

Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, башкаручылар һәм үтәү сроклары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International