Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары! "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэрының карарын үтәү йөзеннән, сезгә 2022 елның 28 маенда шәһәрдә юллар ябылачагы турында хәбәр итәбез.
Иртәнге сәгать 7дән башлап бәйрәм чаралары тәмамланганчыга кадәр 10: 00 сәгатьтә юлларны өлешчә ябу оештырылачак
Хәрәкәт маршруты:
Үзәк мәйдан – Ленинградская урам- Агадуллин урамы - Беренче поселок – аннары Яр буе урамы буенча – "Ихлас" мәчете тукталышы- Ленин проспекты буенча Куйбышев урамына кадәр- Куйбышев урамыннан Шашин проспектына кадәр - аннары Шашин проспекты буенча Тукай урамына кадәр-аннары Тукай урамы буенча Боз сарае янындагы мәйданчыкка кадәр.
Сезне 28 май көнне «Велокөн-2022» велоузышын уздыру көнендә маршрутыгызны планлаштырганда әлеге мәгълүматны игътибарга алуыгызны сорыйбыз.