24 майда кичке 6нчы яртыда 101 номеры буенча янгын хезмәтенә Лениногорск районы Кузьминовка авылында янгын чыгуы турында хәбәр килә.
Алар районның Кузьминовка авылында Школьная урамында шәхси йорт януы турында әйтәләр.
Янгын булган урынга янгын сүндерүчеләр килгәч, өйдә әйберләр һәм мебельләр янып бетүен ачыклыйлар. 2 квадрат метр мәйданда чыккан янгынны сүндерәләр. Аннан янгын булган урында ике үле гәүдә табыла. Хәзерге какытта янгынның сәюәпләре ачыклана.
Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хәбәр итә, янгыннарның төп сәбәпләре булып торалар:
- ут белән саксыз эш итү;
- электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу;
- мичләрнең (төтен чыга торган юлларның) төзек булмавы һәм мич ягулыгын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу;
Торакта янгыннарны кисәтү максатыннан:
Беркайчан да урын өстендә тәмәке тартмагыз.
Тәмәкене балконда тартсагыз, аска ташламагыз.
Электр приборларын караучысыз калдырмагыз.
Электр үткәргечләрнең төзеклеген күзәтеп барыгыз Әлеге һәм башка кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез, сезнең белән күңелсез хәлләр булмас.
Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк!