Лениногорск районында сыерлар рекорд куя

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

«Август-Лениногорск» агрофирмасының «Сережкино» фермасында май аенда савым буенча Саманта сыеры моңарчы күрелмәгән рекорд куйган.  4,5 еллык голштинка тәүлегенә уртача 60 литрга кадәр сөт бирә.

Ә «Ялтау» фермасындагы 5 яшьлек Маруся соңгы ай дәвамында 53 литр күләмендә уртача тәүлеклек нәтиҗә күрсәтә.

«Август-Лениногорск»та 30 сыер тәүлегенә 40 литрдан артык сөт бирә.

Терлекчеләр билгеләп үткәнчә, уңышның нигезе-баланслы туклану һәм сыер саву эшенең сыйфатлы башкарылуы. Моннан тыш, ясалма орлыкландыру белән озак вакытлы эшләү, токымлылыкны яхшырту да сизелерлек нәтиҗәләр китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International