Район башлыгы Рәгать Хөсәенов 11 нче гимназиядә Соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашты

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Бүген 11 нче гимназияне тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау чыңлады. 11 сыйныфны быел 17 укучы, 9 сыйныфны 53 укучы тәмамлый

Соңгы кыңгырау уңаеннан уздырылган тантаналы чарада муниципаль район Башлыгы Рәгать Хөсәенов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз Санатуллин, мәктәпнең педагогик коллективы, укучылар һәм укучыларның әти-әниләре катнашты.

Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгарылыш сыйныф укучыларын котлады һәм аларга теләкләрен җиткерде. 

Чараның тантаналы өлешеннән соң унберенче сыйныф укучылары вальс биеделәр. Бәйрәм Соңгы кыңгырау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International