Бүген сугыш ветераны Биктаһиров Габдерахман Зиятдин улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ул Кайбыч районында туган. 1944 елда Совет Армиясе сафларына алына. Бөек Ватан сугышында һәм Япония белән сугышта катнаша.
Лениногорскида ул СУМРда эшли, аннары Карабаш УТТсында эшли. Пенсиягә «Лениногорскнефть»идарәсенең УТТ-1 идарәсеннән китә.
Хатыны белән алар ике ул тәрбияләп үстергәннәр.
Юбилярны район Башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, УТТ-1 вәкиле һәм ТОС рәисе урынбасары котладылар.
Рәгать Галиәгъзәмович ветеранга нык сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләде. Шулай ук бүләк һәм РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.