Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашты

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

24 майда Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә Мөслим районында булдылар һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсендә катнаштылар.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, парламент депутатлары катнашты.

Бу инде быел май аенда планлаштырылган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча өченче шундый семинар, беренче икесе Буа һәм Кукмара районнарында узды. Якын арада фермерлар белән очрашу Чирмешән районында узачак. Гомумән алганда, республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре традициягә әйләнде һәм 2010 елдан бирле үткәрелә.

Лениногорск районы делегациясе Мөслим районы предприятиеләре һәм оешмалары, фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары продукциясе күргәзмәсен карады.

Көнчыгыш зонадагы фермер хуҗалыкларының эш нәтиҗәләре турында пленар утырыш кысаларында җентекләп фикер алыштылар.

Киңәшмә ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе»номинацияләре буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

«Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык» номинациясендә Варвара Батраева, ә «Иң яхшы авыл җирлеге» номинациясендә Яңа Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлия Мәүлетова бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International