Лениногорск муниципаль районында булачак әниләр өчен әңгәмә үткәрделәр

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

19 май көнне хатын-кызлар консультациясе базасында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Анна Закирова булачак әниләр белән «Ата-ана мәхәббәте могҗиза тудыра!» дигән темага әңгәмә үткәрде. Чараның максаты-булачак ата-аналарның аңына балага карата  мәхәббәт уяту, балалар  һәм ата-ана мөнәсәбәтләренең эмоциональ өлеше турында күзаллауны киңәйтү.

Очрашуда катнашучылар балага карата мәхәббәт төрләре турында фикер алыштылар, шулай ук ата-ана мәхәббәтенең нинди булуы турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Булачак әниләр тәрбияләүдә әзер рецептлар юк, бары тик балаларга карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү – бәхетле балачакның нигезе булачак, дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International