"Бәкер" шифаханәсе янә ирекле классификация процедурасын узды, аны өч елга бер тапкыр яңартырга кирәк.
Комиссия биналарга, якын-тирә территориягә һәм шифаханәнең инженер-техник җиһазланышына комплекслы тикшерү үткәрде һәм санаторийны тулысынча таләп ителә торган категориягә туры килә дип таныды.
Классификацияләүче орган тарафыннан, туристлык индустриясе объектларын классификацияләүнең дәүләт системасы нигезендә, «Бәкер» шифаханәсен «өч йолдыз» категориясенә раслау турында карар кабул ителде.
"Өч йолдыз" - кәгазьдә теркәлгән бәя генә түгел, ә сәламәтлек саклау учреждениесенең дәрәҗәсе. Шифаханә бүгенге көндә ирешелгәннәрдә генә тукталып калмый, булганнарын яңартып, кунаклар фикерен тыңлап, яңа хезмәтләр өсти.