20 май көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Лилия Зарифуллина һәм Снежана Горбунова тарафыннан иҗади остаханәдә чираттагы дәрес үткәрелде. Әлеге дәреснең максаты - иҗади потенциалны, кулларның вак моторикасын, шулай ук катнашучылар арасында аралашучанлыкны үстерү.
Үткәрелгән дәрес барышында катнашучыларда уңай эмоцияләр формалашты, иҗади һәм креатив сәләтләре ачылды. Дәрес бик матур һәм мавыктыргыч булды.