Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең дежур частенә мошенниклык факты буенча җирле 38 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итүче аңлатканча, билгесез затлар аның картасыннан 30 мең сумга якын акча алган.
Аның 12 яшьлек кызына ярдәм сорап сыйныфташы язган. Аның телефоны ватылган имеш, шуңа кызның номерын җибәрүен сораган. Шулай итеп, әңгәмә барышында сыйныфташы кызның әнисенең номерын, смс-кодларын сорап, онлайн-банкларның кушымталары турында да сорашкан һәм банк карталарының номерларын җибәрүләрен сораган. Кыз барлык мәгълүматларны да җибәргән.
Икенче көнне, картада акча булмауны күреп, кызыннан сорашканнан соң, ханым полициягә мөрәҗәгать итә.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 статьясындагы 2 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге гражданнарны чираттагы тапкыр уяу булырга чакыра!
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге матбугат хезмәте