Быелдан 21 май Россия Федерациясендә территориаль иҗтимагый үзидарә көне булып санала. Мондый карар Мәскәүдә РФ Иҗтимагый палатасы белән ТОС иҗтимагый ассоциациясенең гомуми җыелышында кабул ителде.
Хәзерге вакытта Лениногорск шәһәрендә 13 ТОС эшли. Шәһәрнең һәр микрорайонында территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең роле зур, ул - территорияләрне төзекләндерү, мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә ярдәм итү, хәйрия акцияләре үткәрү, проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә халыкка ярдәм итү һәм башкалар.
Бәйрәм алдыннан, район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясендә территориаль иҗтимагый үзидарәләр вәкилләрен район Башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясендә территориаль иҗтимагый үзидарә көнен гамәлгә кую ТОС системасы өчен мөһим вакыйга булып тора. Аларга сәламәтлек, барлык уйланган проектларның тормышка ашуын һәм куелган максатларга ирешүләрен теләде.
Лениногорск шәһәрендә Гражданлык инициативаларын үстерү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләрен хәл итүгә керткән өлешләре һәм территориаль иҗтимагый үзидарә көне уңаеннан Рәгать Галиәгъзәм улы ТОС рәисләре урынбасарларына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Лениногорск районы Иҗтимагый советы рәисе Евгений Благодаров территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең югары социаль әһәмиятен билгеләп үтте, аларга киләчәктә дә уңышлар теләде һәм Мактау грамоталары тапшырды.