Лениногорск сулыклар ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Вода России» Бөтенроссия акциясенә кушылды

2022 елның 20 мае, җомга

Лениногорскида сулыклар ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Вода России» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар, ул «Экология» милли проекты кысаларында уза.

18 һәм 19 май көннәрендә акциядә катнашучылар – политехник колледж студентлары, яшьләр үзәге вәкилләре һәм Лениногорск студентлар лигасы волонтерлары, «Мәхәббәт» паркындагы түбән күллекнең һәм Камышлы елгасының яр буйларын чүп-чардан чистарттылар.

«Бу ике көн эчендә акциядә катнашучылар ун капчыктан артык чүп-чар җыйдылар. Шунысы куанычлы, яшьләр  барлык экологик акцияләрдә теләп катнаша. Шул рәвешле без табигатьне яратырга һәм сакларга кирәк булуын күрсәтәбез", - дип сөйләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Семенов.

Акция июль ахырына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International