17 май көнне 10 нчы мәктәп базасында педагог-психолог Мортазина Диләрә Рәис кызы яшьләр белән «Балалар ышаныч телефоны 8-800-2000-122 " дигән темага викторина үткәрде.
Әлеге чараның максаты: яшүсмерләргә аноним психологик ярдәм хезмәте турында мәгълүмат бирү. Психолог авыр тормыш шартларында эмоциональ ярдәм алу ресурсларын билгеләргә һәм яшьләрдә авыр хәлдә уңай чишелеш таба белү, шул исәптән карар кабул итү күнекмәләрен дә формалаштырырга өйрәтте. Балалар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, шулай ук төрле ситуацияләрне чишеп карадылар.
Алга таба, 10 нчы мәктәп базасында «Балалар ышаныч телефоны һәм мин» дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде:
1 урын-Сагидуллина Ангелина 8 "А"
2 урын-Звегинцева Вероника 8 "А"
2 урын-Нуртдинова Диана 8 "А"
3 урын-Голубев Савелий 8 "А"
3 урын-Гәрәев Марс 8 "А".
Соңрак шәһәр урамнарында "Логос" үзәге педагог-психологы Мортазина Диләрә Рәис кызы һәм волонтерлар балалар өчен ышаныч телефоны 8-800-2000-122 турында мәгълүмат белән буклетлар тараттылар.