10 майдан 15 майга кадәр «Бәкер» шифаханәсе белгечләре тәҗрибә уртаклашу максатыннан, директор Наил Шәйхетдинов җитәкчелегендә Алтай краеның Белокуриха курорт шәһәрчегендә булдылар.
Әлеге очрашу санаторий-курорт эшчәнлегендә яңа перспективалы проектларны өйрәнү максатыннан оештырылды, анда «Бәкер» һәм «Алтай-WEST» шифаханәләре җитәкчеләре һәм белгечләре очрашуы оештырылды.
Визит нәтиҗәләре буенча һәр як санаторий-курорт эшчәнлеген камилләштерүдә үз эше өчен шактый кызыклы мәгълүмат алды, чөнки камиллеккә чикләр юк.