Мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Муниципаль комиссия әгъзалары һәм чакырылганнар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан күрелә торган чаралар турындагы доклад белән таныштылар.
Балалаларның киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булуны контрольдә тоту, балаларның юл травматизмын кисәтү һәм мәктәп автобусларын куркынычсыз эксплуатацияләү чаралары турында мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз Санатуллин сөйләде.
Лениногорск муниципаль районы һәм Лениногорск шәһәре территориясендә 2022 елның язгы-җәйге чорында урам-юл челтәрен карап тотуга әзерлек турында «Татнефтедор» ҖЧҖнең юл идарәсе башлыгы Айдар Мөдәрисов хәбәр итте.
Лениногорск шәһәре территориясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чараларның үтәлеше турында Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Реваль Сытдиков сөйләде.
2022 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Әлмәт шәһәрендәге территориаль бүлегенең эше турында начальнигы Сергей Сураев сөйләде.
Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында» 2014 елның 6 декабрендәге 1115 номерлы Указы һәм «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен азайту, аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча өстәмә чаралар турында» карарын үтәү турында Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Марат Якупов таныштырды.
Барлык яңгыраган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, башкару сроклары билгеләнде.