17 май көнне Үзәк балалар китапханәсендә «Библиография иле»дип исемләнгән интеллектуаль чара узды.
Ярыш 6 раундтан торды, алар барышында 6нчы мәктәпнең 6А сыйныф укучылары, «Знатоки» һәм «Мыслители» командаларына бүленеп, катлаулы биремнәр үтәделәр, ә жюри аларны бәяләде. Балалар «мәгълүмати культура» ның нәрсә икәнлеген белделәр, китап структурасын өйрәнделәр, китапның белешмә аппаратыннан файдаланырга өйрәнделәр, каталог карточкасын тутырдылар, сораштыруда катнаштылар, сүзлекләр белән таныштылар, Иң күп балл җыйган команда җиңүче дип табылды.