Дачада янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Статистика күрсәткәнчә, бакчалардагы янгыннарның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү, исерек хәлдә тәмәке тарту, мичне һәм электр хуҗалыгын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, шулай ук корылмаларны норматив араны сакламыйча (50 метрдан да ким булмаган) төзү, еш кына дачаны озак вакытка караучысыз калдыру.

Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре гражданнар белән даими үткәрә торган әңгәмәләр, янгын хәленә анализ ясап, дачаларда янгыннарның хуҗаларының гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында күзаллаулары булмау сәбәпле килеп чыгуын ачыклаган. .

Дачада янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре:

Дача өчен янгын сүндергеч сатып алырга кирәк, ә йортта яшәүчеләр алардан файдалана белергә тиеш.

Йорт янында су салынган сыешлык булырга тиеш;

Газ баллоннарын өйдән читтә, торак йортларга кадәр кимендә 5 м ераклыкта сакларга һәм сак кулланырга кирәк;

Өч айга бер тапкыр төтен юлларын чистартыгыз;

Тәмәке төпчеген, шырпыны металлдан эшләнгән савытка салыгыз һәм су сибегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International