Иминият взносларын түләү буенча отсрочка бирү турында

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан предприятиеләргә иминият взносларын түләү буенча бер елга кичектереп тору өчен эшчәнлек төрләре исемлеге расланды. Әлеге средстволарны бизнес хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү, җитештерүне яңадан кору, логистика белән бәйле агымдагы чыгымнарга юнәлдерә алачак.

2022 елның 29 апрелендәге 776 номерлы карар Салым кодексы белән билгеләнгән иминият взносларын түләү срокларын 12 айга автомат рәвештә озайтуны күздә тота.

Шулай итеп, 2022 елның II кварталы өчен иминият кертемнәре буенча түләүне 70 тән артык эшчәнлек төрен гамәлгә ашыручы предприятиеләр файдалана ала, шул исәптән сәламәтлек саклау, фән, мәдәният, туризм, спорт һәм күңел ачу өлкәсендә, азык-төлек продуктлары, кием-салым, мебель, текстиль эшләнмәләр җитештерү, нәшрият эшчәнлеге белән шөгыльләнүче предприятиеләр.

Шулай ук аны бу тармакларда эшләүче шәхси эшмәкәрләр алачак. Сүз 2021 ел өчен 300 мең сумнан артып киткән керем суммасыннан исәпләнгән иминият взнослары турында бара.

2022 елның III кварталы өчен иминият взносларын түләү буенча кичектерү, дарулар җитештерү, авыл хуҗалыгы, төзелеш, ИТ һәм телекоммуникацияләр өлкәсен дә кертеп, 30дан артык эшчәнлек төрен гамәлгә ашыручы оешмалар өчен каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International