Халыкара гаилә көне кысаларында «Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге» МБУ базасында педагог – психологлар Муртазина Диләрә Рәис кызы һәм Седова Ирина Михайловна яшь гаиләләр белән «Гаилә бәхете энергиясе" темасына тренинг үткәрделәр.
Әлеге тренингның максаты-яшь парларның гаилә мөнәсәбәтләре мәсьәләләрендә психологик компетентлыгын арттыру, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаиләнең тормыш кыйммәтләрен актуальләштерү иде.
Тренинг дәресләре узгач, гаилә парлары төрле ситуацияләр чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр, гаиләне берләштерү буенча төрле биремнәр үтәделәр. Соңыннан һәр гаиләгә киңәшләр бирелде.
Соңрак шәһәр урамнарында «Логос» үзәге белгечләре һәм волонтерлары истәлекле дата уңаеннан буклетлар тараттылар.