Якынлашып килүче имтихан тапшыру чоры белән бәйле рәвештә, Роспотребнадзор 2022 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү, оештыру һәм үткәрүгә карата таләпләр турында искә төшерә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәр сыйныфка аерым уку кабинетын беркетү таләпләрен, шулай ук укучылар арасында 1әр кешегә парта аша зигзаглы утырту юлы белән 1,5 метрдан да ким булмаган социаль дистанцияне үтәүне таләп иткән иде.
Шуның белән бергә, укучыларның контактларын минимальләштерү максатыннан йомгаклау аттестациясенә килү графигын төзү, имтихан комиссияләре әгъзаларыннан шәхси саклану чараларын куллану, биналарны җилләтү, дезинфекция чаралары кулланып биналарны җыештыру кебек эпидемиягә каршы чаралар үткәрүгә карата таләпләр саклана.
Имтихан үткәрүгә таләпләр шулай ук СП 2.4.3648-20 санитар кагыйдәләрнең 3.4.18 пунктында күрсәтелгән, анда «Балалар һәм яшьләрне тәрбияләү, укыту, ял итү һәм сәламәтләндерү оешмаларына карата санитар-эпидемиологик таләпләр» бар. Анда билгеләп үтелгәнчә, йомгаклау аттестациясен уздырганда көненә бердән артык имтихан үткәрү рөхсәт ителми. Бердәм дәүләт имтиханы (алга таба – БДИ) формасында урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздырганда, БДИда катнашучыларны сайлап алу буенча, аларны бер көннән соң үткәрү рөхсәт ителә.
Имтихан 4 сәгатьтән алып һәм аннан да күбрәк барса, укучылар туклану белән тәэмин ителәләр. Имтиханның дәвамлылыгына карамастан, эчәргә яраклы режим тәэмин ителә. Классларда имтихан башлануны көтү вакыты 30 минуттан артмаска тиеш.
Моннан тыш, җәйге каникуллар якынлашу сәбәпле, Роспотребнадзор җәйге лагерьларның эшчәнлегенә карата аерым таләпләр турында искә төшерә.