13 май көнне Халыкара гаилә көне алдыннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Гизитдинова Елена тарафыннан социаль хезмәт алучылар өчен Халыкара гаилә көненә багышланган чара үтте. Чараның максаты булып гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру һәм гаилә социаль институтын ныгыту торды.
Чара барышында белгеч катнашучыларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Соңыннан һәркем үз гаиләсенең традицияләре һәм кыйммәтләре турында сөйләде. Катнашучыларга «Гаилә» бәйрәменең төп сүзе яшерелгән ребус чишәргә тәкъдим ителде, шулай ук әлеге темага мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерелде.