12 май көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Гаилә гармониясе» дигән темага ата-аналар белән әңгәмә үткәрде.
Ата-аналар белән сөйләшүнең максаты-уңай гаилә мөнәсәбәтләрен формалаштыру,бәхәсләрне һәм низагларны хәл итәргә өйрәнү.
Чара барышында катнашучылар белән гаилә проблемалары: начар гадәтләр, финанс кыенлыклары, көнкүреш мәсьәләләре, өстенлекләр турында фикер алыштылар. Әңгәмә вакытында социаль педагог әлеге проблемаларны хәл итү юлларын билгеләде.
Чара ахырында ата-аналар гаилә тормышында зирәк һәм сабыр булырга тырышырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр.