11 май көнне «Лениногорск нефть техникумы» базасында педагог - психолог Седова Ирина Михайловна «Гаилә»темасына викторина үткәрде. Әлеге викторинаның максаты - яшьләрдә гаилә мөнәсәбәтләре культурасы тәрбияләү.
Ирина Михайловна гаилә мөнәсәбәтләренең кайбер сәбәпләрен һәм катлаулылыкларын ачты, гаилә учагын булдыруда ир-ат һәм хатын-кызның роле турында сөйләде, гаилә типлары белән таныштырды.
Студентлар кызыксынып тыңладылар, җавап һәм сораулар бирделәр. Соңыннан «Гаилә – җәмгыятьнең бер ячейкасы" дигән фильм күрсәтелде.