Бу юлы 44 яшьлек ир каракларның корбаны булган.
Ир интернетта танылган компанияләрнең берсендә инвестицияләү һәм акчаларны арттыру мөмкинлеге турында реклама күреп, гариза калдырырга булган. Шул ук көнне гариза бирүчегә шалтыраталар һәм табыш алу схемасы турында сөйлиләр. Шалтыраткан «аналитиклар» һәм «кураторлар» күрсәтмәләре буенча, ул 300 мең сум акча керткән.. Вакыт узу белән, ул 5 тапкырга арткан. Ир акчаны алырга теләвен белдергәч, әлеге кешеләр тагын түләү кертүен сораганнар. Шунда Лениногорск кешесе мошенниклар хәйләсенә эләгүен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе «Мошенниклык» буенча каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта полицейскийлар җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрәләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге гражданнарны чираттагы тапкыр уяу булырга һәм телефон җинаятьчеләре тозагына эләкмәскә чакыра.
Әгәр дә сез җинаятьчеләрнең корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02»телефоны аша хәбәр итегез.