Бүген тыл хезмәтчәне Хәсәнова Хаҗәр Хәсән кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хаҗәр Хәсән кызы 1927 елның 11 маенда Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында туа. Сугыш башланганда аңа 14 яшь була. Абыйсы фронтка китә, апасын Казанга заводка алалар. Ул, олылар белән рәттән, фронт өчен эшли башлый.
Сугыштан соң ул колхозда эшләвен дәвам итә, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.
Хәзер ветеран балалары, оныклары Һәм оныкчыклары кайгыртуын тоеп, кадер-хөрмәттә яши.
Юбилярны район Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады.
Рәгать Галиәгъзәм улы ветеранга хезмәт батырлыгы өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм озын гомер, тыныч күк йөзе теләде. Шулай ук РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.