Социаль контракт үз эшен ачарга булышты

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Лениногорск районында яшәүче Эльвираның даими эш урыны булмаган, озак вакытлар рәсми рәвештә эшкә урнаша алмаган. «Демография» милли проекты кысаларында социаль контракт аңа үз эшен ачарга ярдәм итте.

Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль челтәрләрендә социаль контракт турында мәгълүмат күргән. Тулырак мәгълүмат алу өчен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенә мөрәҗәгать итә. Социаль контрактны рәсмиләштерү мөмкинлеге турында бөтен кирәкле мәгълүматны алгач, тиз әзерләнә торган ризык сату буенча киоск арендаларга уйлый. Кирәкле барлык документларны җыйганнан соң аңа үзмәшгульлек оештыру һәм алып бару өчен 150000 сум акча бүлеп бирелә.


Нәтиҗәдә, алынган акчаларга ул эшчәнлекне тормышка ашыру өчен кирәкле җиһазлар сатып алган.
Бүгенге көндә ул уңышлы эшләп килә. Социаль контракт ике бала әнисенә лаеклы керем һәм хезмәт хакы тәэмин итәргә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International