Лениногорскилылар татар телендә элмә такталарда хаталарны ачыклау буенча республика конкурсында катнаша алалар

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен һәм мәдәниятен саклап калу максатларында, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия тәкъдиме белән 2022 елның 1 мартыннан 1 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы халкын татар телендә элмә такталар, мәгълүмати табличкалар, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан ителде.

Конкурсны үткәрү мәйданчыгы итеп «Халык контроле» дәүләт системасы билгеләнде. Мөһим шарты бар – ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән һәр катнашучы Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (алга таба – ЕСИА) аша авторизация узарга тиеш.

Хәбәрнамәгә, гадәттәгечә, хаталар җибәрелгән яки тәрҗемәсе булмаган элмә тактаның фотосын теркәргә, шулай адресын күрсәтергә кирәк.

Конкурс нәтиҗәләре сентябрь аенда ясалачак. 10 җиңүче билгеләнәчәк, алар барысы да махсус призлар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International