Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов ветеранны котлады

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин белән берлектә блокадалы Ленинградта яшәгән Валентина Вельмезеваның өендә булып, аны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Вельмезева Валентина Григорьевна - блокадалы Ленинградта яшәгән. Ул сугыш дәһшәтләрен яхшы хәтерли, ачлык кичергән. Ире белән Ленинградта таныша, аннары Лениногорскига күченеп кайталар. 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныклары  бар. Хастаханәдә санитарка, аннары лампа заводында эшли. «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Кадерле ветераннар, сәламәт булыгыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International