Лениногорскида Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәләр

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Бүген Лениногорскида Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уза.

"Мәңгелек ут" монументы янында митинг булды, анда Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, район хакимияте вәкилләре, иҗтимагый оешмалар әгъзалары, укучылар, район халкы һәм кунаклары катнашты. Һәм, әлбәттә инде, Бөек Ватан сугышы ветераннары төп кунаклар иде!

Ветераннар адресына рәхмәт сүзләре белән район Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бүген районда 15 Бөек Ватан сугышында катнашкан, 342 тыл хезмәтчәне яши.

Ул ветераннарга нык сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән лениногорскилыларга республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин мөрәҗәгать итте.

«Бөек Җиңү - Ватаныбызның тарихи бөеклеге, халык рухының ныклыгысимволы, гаделлек  тантанасының ачык мисалы. Җиде йөз меңнән артык татарстанлы кулларына корал тотып Ватанны саклаган: аларның яртысыннан артыгы өйләренә әйләнеп кайтмаган. Аларның һәрберсе фашизмны тар - мар итү изге эшенә үзеннән зур өлеш кертте», - диде ул.

Лениногорск районы ветераннар Советы Рәисе вәкиле, шәһәрнең Мактаулы гражданины Николай Степанов, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, илебезгә бу куркыныч сугышта җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә ирешүен искә төшерде.  Бөек Җиңү белән котлады һәм тыныч һәм бәхетле тормыш теләде.

Митингта катнашучылар лениногорскилыларны һәм илебез халкын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм монументка чәчәкләр куйдылар.

Аннары парад башлану турында команданы Лениногорск шәһәре хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов бирде. Хәрби, укучылар һәм шәһәр предприятиеләре һәм парад машиналарыннан торган бәйрәм колоннасы тантаналы рәвештә үзәк мәйданга кадәр узды.

Алар артыннан шәһәрнең үзәк урамыннан Үлемсез полк узды. Ветераннарның балалары, оныклары Һәм оныкчыклары сугыш кырларында киләчәк буын өчен, тынычлык өчен баш салган ата-бабаларының портретларын горур күтәреп бардылар.

Алга таба чаралар шәһәрнең үзәк мәйданында дәвам итте, анда мактаулы урынны ветераннар алды. Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин барлык җыелучыларны тагын бер кат әлеге истәлекле бәйрәм белән котладылар. Сәламәтлек, озын гомер һәм аяз күк йөзе теләделәр.

Чара шәһәр һәм районның иҗат коллективлары катнашында концерт программасы белән дәвам итте.

Шәһәрдә бәйрәм чаралары кичкә кадәр дәвам итәчәк, алар Үзәк мәйданда, шулай ук М.Горький исемендәге паркта һәм Түбән күл амфитеатрында узачак һәм бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International