Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәеновның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән котлавы

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары!

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез.

Җиңү Көне - илебезнең һәр кешесе өчен әһәмиятле һәм дулкынландыргыч бәйрәм, без аны Ватаныбызның данлы сакчыларына тирән хөрмәт һәм хәтер билгесе буларак билгеләп үтәбез. Дистәләгән еллар уза, буыннар алмашына, әмма Бөек Җиңү, милли горурлык, хәрби дан һәм халкыбызның батырлыгы символы буларак, Ватаныбызның героик елъязмасына мәңге язылып кала.

Бу бәйрәм көнендә иң җылы котлаулар һәм рәхмәт сүзләрен без, барыннан да элек, фронтовик – ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына, балачаклары дошман әсирлегендә үткән кешеләргә – сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән барлык кешеләргә юллыйбыз. 

Кадерле ветераннар! Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, озын гомер һәм иминлек телим!

Җиңү көне - безне берләштерә һәм теләсә нинди сынаулар алдында җиңелмәслек итә. Сезгә тынычлык, иминлек, аяз күк йөзе телим!  Җиңү бәйрәме белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International