13 май көнне 16: 00 сәгатьтә Лениногорск шәһәрендә урам мәдәнияте көне узачак: бию баттллары, скейтинг буенча ярышлар һәм башкалар.
Ул «Яшьлек» паркында узачак. Сезне скейт-контестлар, бию баттллары, яхшы музыка һәм урам ашлары көтә. Иң яхшы спортчылар һәм биючеләр призлар алачак . Программаны төзүдә Лениногорскида скейтерлар хәрәкәтен популярлаштыручы, «SSF» скейтбордингы секциясен булдыручы Даниэль Васильев ярдәм итте. Ул биредә экстремаль спорт төрләрен үстерә, ярышлар оештыра, төркем һәм индивидуаль тренировкалар үткәрә. Шулай ук Әлмәт, Бөгелмә һәм Лениногорск биючеләре дә катнашачак. 📍
Чара буалар каскадындагы «Яшьлек» паркында — 13 май көнне 16:00 сәгатьтә узачак.