Физик затлар тракторларына техник карау

2022 елның 7 мае, шимбә
Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы авыл җирлекләрендә, Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең расланган эш планы нигезендә, агымдагы елның 4 маеннан 17 маена кадәр физик затларга караган техникаларга техник карау уздырыла.
 
Техник карау үткәрү барышында техникага документлар, номер агрегатларының документта күрсәтелгән агрегатларның туры килүе, тракторчы-машинист таныклыклары, ОСАГО полисы булуы тикшерелә, шулай ук машиналарның һәм тагылмаларның техник торышының куркынычсыз эксплуатацияләү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килүе бәяләнә.
 
Узган техник карау нәтиҗәләре буенча, трактор һәм тагылма хуҗаларына техник карау узу турында таныклыклар языла, җитешсезлекләре булган техникага аларны бетерү вакыты куела һәм кабат карау датасы билгеләнә.
Үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар хуҗалары ел саен үз техникаларына техник карау үткәрергә тиеш. Аларның уңайлылыгы һәм әлеге чараны оештырылган төстә уздыру өчен һәр ел башында инспекторның графикта күрсәтелгән урынга чыгып, оешмаларга һәм физик затларга техник караулар үткәрү графигы төзелә һәм раслана.
Авыл җирлекләрендә җирле үзидарә органнары алдан ук хуҗаларга үткәрелә торган чараның датасы һәм вакыты турында хәбәр итә. Техниканы ышанычлы эксплуатацияләү һәм аны рөхсәт документлары белән комплектлау өчен, Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте аларның хуҗаларын активлашырга һәм «тимер ярдәмчеләрен» техник карауларга үз вакытында тәкъдим итәргә чакыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International