Тег-регби буенча ярышларда 100 дән артык укучы катнашты

2022 елның 6 мае, җомга

2019 елдан башлап Лениногорск муниципаль районының 10 гомуми белем бирү учреждениесендә "Мәктәпкә тег - регби" проекты тормышка ашырыла. Проектны тормышка ашыруда Татарстан Республикасының ТЭГ - РЕГБИ федерациясе актив ярдәм күрсәтә.

Ел саен мәгариф идарәсе республика Федерациясе белән берлектә гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен яхшы приз фонды белән ярышлар оештыра. Быел тег-регби буенча чираттагы ярышлар 2022 елның 5 маенда "Юность" спорт комплексы" МБУ базасында 3-4 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Ярышларда 2 нче мәктәп (2 команда), 5 нче мәктәп, 6 нчы мәктәп (2 команда), 7 нче мәктәп, 10 нчы мәктәп, 11 нче гимназия (2 команда), «Тимәш урта мәктәбе» (2 команда) командалары катнашты. Ярышларда барлыгы 100гә якын катнашучы катнашты. Ярышларны ачу тантанасында тег - регби буенча республика спорт мәктәбе директоры Л. Г.Зыятдинов, «Мәгариф идарәсе» МКУ методисты Г. Н. Миргалиева катнашты. Алар катнашучыларга уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International