25-30 апрельдә Ижау шәһәрендә 13-14 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды.
Татарстан Республикасы командасы составында Лениногорск шәһәреннән 3 нче комплекслы спорт мәктәбенең бокс бүлегеннән 3 кыз катнашты:
Рассадкина Дарья -13 нче мәктәп укучысы, 3 нче урынны яулады.
Терентьева Надежда - 11нче гимназия укучысы 1 нче урын алды.
Антипова Дарья - 2 нче мәктәп укучысы, 1 нче урынны яулады.
Безнең кызлар менә дигән нәтиҗә һәм яхшы әзерлек күрсәттеләр.
Җиңүчеләргә җиңел әзерлек һәм Россия беренчелегендә иң югары нәтиҗәгә ирешүләрен телибез!