Лениногорскида предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә алтын дәрәҗәдәге аерымлык билгеләре тапшырылды

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

1 май көнне «Наркотикларсыз шәһәр» 65 нче җиңел атлетика эстафетасын уздыру кысаларында «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын аерымлык билгеләрен тапшырды.

«Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе» МКУ башлыгы Марс Хәсәнов предприятиеләрдә һәм оешмаларда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын пропагандалау һәм алга этәрү буенча елга нәтиҗәләр ясады, шулай ук спорт буенча методистларга һәм башлангыч профсоюз оешмаларының лидерларына рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International