Хөрмәтле Лениногорск районы мөселманнары! Хөрмәтле лениногорскилылар!
Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме башлану белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәмдә Ислам диненең иң яхшы традицияләре, аның әхлакый идеаллары чагылдырылган. Ураза бәйрәме рухи чистарыну, тынычлык сөючәнлек һәм шәфкатьлелек, игелекле гамәлләр кылуны гәүдәләндерә. Мондый кыйммәтләр төрле дин кешеләре өчен бер үк төрле һәм аңлаешлы. Алар дуслыкка һәм иҗатка, игелек һәм мәрхәмәтлеккә, мохтаҗларга ярдәм итәргә өнди, тарихи яктан тынычлык һәм татулык нигезе булып хезмәт итә.
Бу бәйрәм һәр йортка җылылык һәм шатлык, үзара аңлашу, тынычлык һәм иминлек алып килсен!!
Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс энергия, барлык игелекле эшләрегездә уңышлар телим!