Бүген Лениногорск шәһәренең үзәк мәйданында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы призына «Наркотикларсыз шәһәр» 65 нче җиңел атлетика эстафетасы узды.
Традиция буенча, эстафета 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме кысаларында уза.
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов барлык катнашучыларны сәламләде һәм ярышларда җиңүләр теләде.
Аннары лениногорскилыларны спорт эшчәнлегендәге казанышлары өчен бүләкләделәр.
Эстафета ярышында мәктәп командалары арасында җиңүчеләр булдылар:
6-7 яшь категориясендә::
1 урын-12нче лицей;
2 урын-10 нчы мәктәп;
3 урын-2 нче мәктәп.
8-9 сыйныфлар арасында:
1 урын-2 нче мәктәп;
2 урын-12нче лицей;
3 урын-6 нчы мәктәп.
10-11 сыйныфлар арасында:
1 урын-12нче лицей;
2 урын-6 нчы мәктәп;
3 урын-5 нче мәктәп.
Шәһәрнең уку йортлары арасында ЛНТ командасы җиңү яулады, икенче урында ЛНТ-2 һәм өченче урында - ЛПК.
Шәһәр предприятиеләре арасында «Мәгариф идарәсе» командасы җиңүче булды, икенче урында – «Татнефть» ГАҖ Лениногорск башлангыч профсоюз оешмасы, өченчедә - «ЛТС»ҖЧҖ.
Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр, Мактау грамоталары, кыйммәтле призлар белән бүләкләнде