28 апрельдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Елена Гыйзитдинова тарафыннан «Георгий тасмасы»традицион акциясе оештырылды.
Акциянең максаты-патриотизм, Ватаныбызның тарихи үткәненә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, үз халкының традицияләренә сакчыл караш тәрбияләү. Чарада авыл җирлеге башлыгы Потапов Артем, авыл китапханәсе һәм музей хезмәткәрләре, халык катнашты.
Акция сугыш һәм хезмәт даны музее базасында узды, анда чара барышында катнашучылар күкрәгенә георгий тасмалары беркетелде, ул - безнең өчен Бөек җиңүне яулаучыларга рәхмәт белдерү билгесе булып тора.