Сергей Тимаков тыл хезмәтчәне Ульяна Агафонованы котлады

2022 елның 29 апреле, җомга

Бүген Лениногорск районы Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков тыл хезмәтчәне, тол хатыны Ульяна Ивановна Агафонованы котлады.

9 Май алдыннан шәһәр һәм район җитәкчелеге Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып, аларга бүләкләр тапшыралар, бу - безнең районда матур традициягә әверелде.

Ульяна Ивановнага 2022 елның июлендә 92 яшь тула. Ул үзен яхшы хис итә һәм кунаклар килүенә шат иде.

Лениногорск районында бүләкләр тапшыру традициясе дәвам итә, бу бәйрәм көннәрендә берәү дә игътибарсыз калмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International