Лениногорскида ел саен үткәрелә торган «Полицейский Дядя Стёпа» Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсы старт алды

2022 елның 29 апреле, җомга

Лениногорск балаларын «Полицейский Дядя Стёпа» Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсында катнашырга чакырабыз!

2022 ел РФ Президенты Указы белән Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителүен исәпкә алып, милли гореф-гадәтләрне һәм һөнәрләрне исәпкә алып әзерләнгән эшләнмәләрне хуплыйлар.

Эшләнмәләр, уенчыклар булырга мөмкин  (текстиль, агач, полимер балчык һ. б.). Конкурста катнашу өчен 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар ясаган эшләр кабул ителә.

«Полицейский Степа абый» бәйгесендә катнашырга теләүчеләр эшләрне 11 майга кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге матбугат хезмәтенә (Агадуллин ур., 20/1) тапшыра алалар. Белешмәләр өчен телефон: 8(937) 588-70-33.

Аларның иң яхшылары (фотолар) Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына җибәреләчәк.

Конкурсның республика этабында җиңгән өч эш федераль этапта катнашачак. Аларның сурәтләре Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак, анда конкурсның федераль этабында җиңүче онлайн-тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International