Патриотик тәрбия бирү, гражданлык культурасын формалаштыру, укучыларны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан, 2012 елның гыйнварыннан март аена кадәр "Парламент дәресе – 2022" кысаларында республика конкурслары үткәрелде.
2022 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына парламент дәресе – 2022 кысаларында республика конкурсларында катнашучылар чакырылды:
Адеева Елена Владимировна - 2 нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;
Чумарина Алла - 2 нче урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин катнашты.
Тантаналы чарада катнашучыларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!