24 - 30 апрельдә Европа иммунлаштыру атналыгы үтә. Бу чара Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән уздырыла.
Агымдагы елда иммунизация атналыгының темасы – “Озын гомер”. Дөньяның күп кенә илләрендә иммунлаштыру дәрәҗәсе COVID-19 авыруы аркасында кимеде. Йогышлы авырулардан саклануның иң ышанычлы чараларыннан берсе - профилактик прививкалар ясау. Иммунлаштыру атналыгы барышында халыкка вакцинациянең мөһимлеген аңлату төп максат булып тора. Прививка ясатуның әһәмиятен бик күпләр дөрес аңлый. Шулай да үзенә һәм балаларына прививка ясатудан баш тартучылар да очрап тора. Андыйлар үзләрен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрне дә куркыныч астына куялар.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлеге белгечләре район дәвалау-профилактика оешмаларының медицина хезмәткәрләре белән берлектә халыкка, ә иң мөһиме ата-аналарга, әби-бабайларга иммунизациянең һәр кеше, бигрәк тә бала өчен бик мөһим булуын аңлатып, Ачык ишекләр көннәре үткәрәләр. Йогышлы авыруларны профилактикалау өчен вакциналар куллану прививкалар үткәрелә торган инфекцияләр белән авыручылар санын киметергә генә түгел, ә табигый оспа һәм полиомиелит кебек куркыныч һәм авыр инфекцияләрне бетерергә дә мөмкинлек бирде, тамырны бетерү бурычы куелды.
12 йогышлы авыруларга каршы прививкалар профилактик прививкаларның милли календарена кертелгән, болар-туберкулезга, «В» вируслы гепатиты, полиомиелит, дифтерия, коклюш һәм башкалар. Аларны үткәрү вакыты һәм кыска вакыт аралыгында Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы боерыклары, тиешле документлар белән билгеләнгән.
Иммунизация теге яки бу йогышлы авырулар белән зарарлану куркынычына дучар булган халыкның аерым төркемнәренә, шулай ук авыру учагы барлыкка килгәндә, контактлы затлар авыруын кисәтү өчен үткәрелә (эпидемия күрсәткечләре буенча прививкалар). Россия Федерациясе территориясендә кулланыла торган вакциналар - куркынычсыз,алар мәҗбүри тикшерү уза һәм Россия территориясендә аларны куллануны рөхсәт итә торган тиешле документлар бар.
Һәр бала сәламәт тормыш стартына хокуклы. Прививка ясатудан баш тартканда, ата-аналар үз балаларын, шулай ук балаларын йөри торган коллективларда авыруның авыр төрләре белән авыруга дучар булалар.
Бала тормышын һәм тормышыгызны иминрәк итегез, үзегезгә сәламәтлек һәм озын гомер бүләк итегез.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында Европа иммунизация атнасы – 2022 кысаларында «Кайнар линия»эшләячәк.
Хөрмәтле Лениногорск районы халкы!
Сезне кызыксындырган барлык сораулар буенча "Кайнар линия" телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8(8553) 22-65-14, 22-65-24.