Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Демография» милли проектын тормышка ашыру

2022 елның 29 апреле, җомга

28 апрельдә «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Зилә Мөдәрисова социаль хезмәт алучылар белән «Социаль контракт социаль пособиеләрдән нәрсә белән аерыла һәм ул кемгә ярдәм итәчәк? " дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде.

Педагог аңлатканча, социаль контракт - мохтаҗларга адреслы ярдәм ул, ул авыр тормыш хәлен җиңүгә һәм үзенең даими керем чыганагын формалаштыруга юнәлдерелгән тулы бер чаралар комплексын үз эченә ала. Шулай ук социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар пакеты белән таныштырды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International