Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елның 27 мартында мэрия бинасында  "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Иванова Гөлназ Альберт кызы рәислегендә шәһәр һәм район эшкуарлары өчен Ачык ишекләр көне узды.

Чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, шулай ук эшкуарларга гамәлдәге бизнеска ярдәм чаралары буенча аңлатмалар бирелде. Чара барышында катнашучыларга социаль челтәрләргә актив сылтамалар белән визиткалар таратылды, анда көн саен бизнес өчен актуаль яңалыклар басыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International