Бүген 2 нче мәктәптә «Мәгариф»милли проекты кысаларында махсус республика шахмат чемпионатының муниципаль турниры узды. Турнир Лениногорск Мәгариф идарәсе «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе һәм шахмат буенча 2 нче спорт мәктәбе белән берлектә оештырылды.
Иң яхшы шахматчылар исеме өчен көрәштә шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләреннән 40тан артык укучы катнашты.
Мәктәпләрдә шахмат үсешенә өстәмә импульсны «Мәгариф» милли проекты бирде, аның кысаларында шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә шахмат зоналары булдырылды. Хәзер укучылар буш вакытларында шахмат кебек спорт төре белән шөгыльләнә ала. Беренче нәтиҗәләр дә күз алдында. Муниципаль турнирда башлангыч сыйныфлар һәм урта звено шахматчылары да күп иде.
Ярышларның баш хөкемдары, шахмат буенча 2 нче спорт мәктәбе директоры Радий Газизов турнирның тәртибе турында сөйләде һәм ярышларда катнашучыларга уенның төп кагыйдәләрен искә төшерде, аларга яхшы уен теләде.
Ярышлар барышында җиңүчеләр билгеләнде: беренче урынны 12 - нче номерлы лицей командасы яулады, II урынны - 2-нче номерлы мәктәп, II урынны 5-нче номерлы мәктәп командасы яулады.
Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.