28 апрельдә «Гарденотерапия» технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре тарафыннан «Җирне беренчел эшкәртү»дигән темага дәрес үткәрелде. Шөгыльнең максаты: терелеккә карата тактик һәм психологик хисләрне үстерү, җир белән гади һәм авыр булмаган эшләргә өйрәтү, эмоциональ халәтне нормальләштерү.
Өйдә социаль хезмәт алучылар социаль хезмәткәрләр белән берлектә бакча инвентаре ярдәмендә җирне әзерләү белән шөгыльләнделәр.
Дәрес барышында өлкән яшьтәге гражданнар хезмәт күнекмәләрен камилләштерделәр, бу эмоциональ халәттә уңай тәэсир итте.