Җиңү көне алдыннан Лениногорскида сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында шәһәр һәм районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү оештырыла, бүгенге көндә бездә алар - 488 кеше.

Котлауда шәһәр җитәкчелеге, депутатлар, иҗтимагый оешмалар катнаша.

Бүген шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова 13 нче номерлы ТОС рәисе урынбасары Татьяна Сергеева  белән «блокадалы Ленинградта яшәүче» Вельмезева Валентина Григорьевнаны һәм ветеранның тол хатыны, тыл хезмәтчәне Малыгина Вера Сергеевнаны котладылар, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Вельмезева Валентина Григорьевна-блокадалы Ленинградта яшәгән. Сугыш дәһшәтләрен, ачлыкны яхшы хәтерли. Ире белән Ленинградта таныша ул. Аннары Лениногорскига кайталар.  3 бала тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныклары бар. Хастаханәдә санитарка, аннары лампа заводында эшләгән. «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Малыгина Вера Сергеевна Бөек Ватан сугышы елларында туган колхозында эшли. Балалар белән җәй буе су сибеп, яшелчә үстерә, әниләренә колхоз фермасында булышып, кышка утын әзерләргә булыша, өлкәннәр белән беррәттән печән чаба, киптерә, йөк ташуда катнаша.

1950 елдан пенсиягә чыкканчы төзелеш оешмасында эшли. Ире белән 3 ул тәрбияләп үстергәннәр, 7 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.«1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Бәйрәм алдыннан барлык ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә игътибар билгеләре күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International