Сыйфатсыз товарга экспертиза үткәрү мәсьәләсе буенча аңлатма

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органына сатучы тарафыннан сыйфатсыз товарга экспертиза үткәрү тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. 

Кулланучы товарда җитешсезлекләр ачыклаган очракта, сатучы сыйфатсыз товарны кабул итәргә һәм кирәк булган очракта, товарның сыйфатын тикшерергә тиеш. Кулланучы мондый тикшерүдә катнашырга хокуклы.

Товарда җитешсезлекләр килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс чыккан очракта, сатучы үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш. Кулланучы шулай ук товарга экспертиза үткәргәндә катнашырга һәм аның нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта, мондый экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә хокуклы.

Тик шуны истә тотарга кирәк: товарга экспертиза ясау нәтиҗәсендә җитешсезлекләрнең сатучы җавап бирми торган шартлар аркасында килеп чыгуы ачыкланса, кулланучы сатучыга экспертиза үткәрү чыгымнарын, шулай ук аны үткәрү белән бәйле чыгымнарны капларга тиеш.

Әгәр дә кулланучы товар өчен түләнгән акча суммасын кире кайтару, товарның сатып алу бәясен киметү, кулланучы яки өченче зат тарафыннан товарның кимчелекләрен төзәтүгә киткән чыгымнарны каплау турында таләп куйган булса, экспертиза ун көн дәвамында үткәрелергә тиеш.

Кулланучы товарны алыштыруны таләп иткән очракта, товарга экспертиза егерме көн эчендә үткәрелергә тиеш.

Кулланучы товарның (гарантия ремонты) җитешсезлекләрен бетерүне таләп иткән очракта, экспертиза үткәрү вакыты кырык биш көннән артмаска тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International